Бу шимбә көнне Яшел Үзәндә «Zelënka» зирәк кулланучы беренче ярминкәсе узачак
Яшел үзәнлеләрне 2 март көнне Мәдәни үсеш үзәгенә 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр, Королев урамы, 17нче йорт адресы буенча чакырабыз (керү ирекле).
Ярминкәдә сез:
- «гараждагы байлык»тан кызыклы әйберләр сатып ала;
- үзегезгә һәм якыннарыгызга шәһәребез осталары ясаган уникаль бүләкләр таба;
- лекторядә булып, икенчел чималны эшкәртү һәм аерым җыюда беренче адымнар турында белә;
- олылар һәм балалар өчен бушлай һәм түләүле мастер-классларда вакытыгызны күңелле итеп үткәрә;
- үз продуктларыгызны һәм куллануда булган әйберләрегезне сата;
- икенчел чималны тапшыра алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев