Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Бу продукт дөньяда бердәнбер!»

Яшел Үзәндә яңа проектны тәкъдир итәргә шәхсән үзе килгән Герман Греф «ТР да яшәүче картасы»на шундый бәяләмә бирде.

БЕЛЕШМӘ: Герман Оскарович Греф (1964 елның 8 февралендә СССРда Панфиловода туган) - алман чыгышлы россия дәүләте хезмәткәре, Россия Сбербанкының президенты һәм идарә рәисе, Россия Федерациясенең икътисади үсеш һәм сәүдә министры (2000 - 2007). Мариинск театры попечительләр советы рәистәше, халыкара хәлләр буенча Россия советы попечительләр советы әгъзасы. Стратегияләр эшкәртү үзәге советы рәисе. «Яндекс» директорлар советы әгъзасы. НИУ ВШЭ попечительләр советы рәисе. «Со-единение» сукырлар һәм чукракларга ярдәм фонды попечительләр советы рәисе. Глобалист, Россиядә глобальләштерү яклы.
Әлеге проект кысаларында шәһәр халкы, үз эченә түләү, социаль һәм транспорт кушымталарын сыйдырган күпфункцияле пластик картага ия булачак. Бу продукт күп төрле үзенчәлекләре белән аерылып тора. Мәсәлән, «Яшәүче картасы»н бер баруда 10 минут эчендә алырга мөмкин (районыбыз башлыгы Александр Тыгин рекордлы кыска вакыт - 7 минут эчендә карталы булды). Шунысы да мөһим, заманча чиплы проект картаны яңадан эшкәртеп чыгармыйча да үстерергә мөмкинлек бирә: яңа кушымталар барлыкка килгәндә, аларны бары тик гамәлдәге картагызга гына яздырачаксыз.
Проект, Татарстан хөкүмәте һәм MasterCard халыкара түләү системасы, «Сбербанк», «Ак Барс» парт­нер-банклар берлегендә тормышка ашырыла.
Илсөя Завилейская.
Тулырак - газетаның 78нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев