Бу минутларда Яшел Үзән Горький исемендәге заводта NE12 проектының рейд буксирын суга төшерү тантанасы бара
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко буксирны төшерү алдында сәламләү чыгышында горькийлыларны сәламләде һәм судноны сыйфатлы һәм вакытында тапшырулары өчен рәхмәт белдерде.
Тантаналы чарада шулай ук район башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев @mihailafanasev катнашты. Традиция буенча, буксирны әнисе, ягъни крестная булып - 17нче цехның эш башкару буенча белгече Кротова Юлия шампан шәрабен ватты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев