Бу кызык: йомырка турында түбәндәге фактларны сез дә белмисездер әле
Тавык уртача һәр 24-26 сәгать саен бер йомырка сала.
- Ак йомырканы – ак тавыклар, ә көрән төслесен – җирән яки карасу тавыклар сала;
- Азык кыйммәте буенча агы белән коңгырт йомыркалар берни белән дә аерылмый;
- Йомырка үлчәме тавыкларның яшенә, авырлыгына һәм токымына бәйле. «Олырак»лары эрерәкне сала;
- Йомырка сарысының төсе рационга бәйле. Азыкка кушылган табигый буягычлар (мәсәлән, кычыткан, тырнак гөле яфраклары) аны тагын да сарырак итә;
- Ике сарылы йомыркалар да очрый. Әмма алардан барыбер игезәк чебиләр тумый;
- Иң зур тавык йомыркасы биш сарылы һәм вертикаль әйләнәсе 31 см булган;
- Иң авыр тавык йомыркасы 454 грамм булган – бу гадәти йомыркадан алты тапкырга авыррак;
- Тавык чебие, тавә кошы, үрдәк һәм акчарлак бәбкәләре йомыркадан чыккач ук мөстәкыйль тормышка әзер, чөнки алар сарысы күп йомыркадан туа. Ябалак, тукран һәм күпчелек кечкенә җырчы кош балаларына әни тәрбиясе таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев