Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бу иргә сабырлык бирсен

Лениногорск районының Петропавловка авылында мунчада 37 яшьлек хатын-кызның һәм 9 һәм 5 яшьлек кызның үле гәүдәсе табыла.

Бу очрак буенча тикшерү органнары эш ача.

Тикшерү версиясе буенча һәлак булучы ике кызы һәм ире белән әти-әнисе янына бәрәңге алышырга кайткан булган. Кич белән ике кызын алып, мунчага юынырга киткән. Берничә сәгатьтән соң каенанасы хәлләрен белергә мунчага арса, ишек эчтән ябык була. Туганнар ишекне каерып ачып кергән, ә анда коточкыч факт - япь-яшь хатын-кыз ике баласы белән үлеп ята.

Хәзер тикшерү эшләре бара. Бу хәл кичә булган.

ТР Тикшерү комитеты сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев