Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу ялларда Татарстанда 27 җылы булачак

Бу ялларда Татарстанда аномаль җылы һәм коры һава торышы көтелә.

Республикада хөкем сөргән циклон нәтиҗәсендә әбиләр чуагы дәвам итә.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә һәм якшәмбе – 23, 24 сентябрьдә һава температурасы нормадан 7-9 градуска югарырак булачак. Явым-төшем  көтелми.
Ял көннәрендә көндезге һава температурасы, рекордлы күрсәткечләргә якынлашып, +21…+27 градуска җитәчәк. Төнге сәгатьләргә килгәндә, шимбә – 23 сентябрьдә +7…+14, якшәмбе – 24 сентябрьдә +5…+10 градус.

Синоптикларның башлангыч фаразлары буенча, дүшәмбе – 25 сентябрьдә явым-төшем булырга мөмкин. Көндез һава температурасы +21…+26 градус чикләрендә тирбәләчәк. Сишәмбе – 26 сентябрьдә урыны белән аз гына яңгырлар көтелә. Һава температурасы берникадәр төшеп, көндез +19…+24 градус тәшкил итәчәк.

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев