Барлык призлы урыннар Татарстанда, ә турнирның иң яхшы уенчысы - яшел үзәнле
«Маяк» спорт комплексында 2013 елгы яшүсмерләр арасында чирәмдәге хоккей буенча «Идел көзе» Бөтенроссия ачык турнирында җиңүчеләр билгеләнде.
Өч көн дәвамында җиде команда иң яхшылар исеме өчен көрәште. Көч, җитезлек, талантка ия Татарстан, Екатеринбург, Пермь һәм Азов хоккейчылары беренче класслы уен күрсәтте. Соңгы минутка кадәр призлы урыннарның кемгә эләгүе билгесез булды. Әмма Татарстан спортчылары көндәшләренә бер мөмкинлек тә калдырмады.
2013 елгы республика җыелма командасы, бер уенда да җиңелмичә, Чемпион исеменә лаек булды. Нәкъ менә шушы команда составындагы Яшел Үзән шәһәре 14нче лицей укучысы Тимур Бектемиров иң яхшы уен күрсәтте. Яшүсмер турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды. Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе шул ук мәктәп укучысы – Әмир Сабиров булды.
2014 елгы Татарстан республикасы җыелма командасы көмеш яулады.
- Балалар ахырга кадәр көрәште. Призлы урыннар өчен уен бик кызык һәм күрсәтмә булып чыкты. 15 катнашучының өчесе Казаннан, калганнары Яшел Үзәннән, дип билгеләп үтәсем килә. Безнең команданың иң яхшы уенчысы дип Егоров Егор аталды, ул да 14нче лицейда укый. Командага сугышчан рух һәм яхшы нәтиҗә өчен зур рәхмәт, – дип белдерде тренер Тимур Мирасов.
Турнир таблицасында өченче урынны һәм бронза медальне «Динамо» РСШОР командасы яулады.
«Маяк» СК
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев