Бу декрет ялыннан гарык булдым
Декрет ялым – ял түгел бер тамчы да.
Көн артыннан көн елак кызым, ирем белән бозылып барган мөнәсәбәтләр, «бытовуха» бөтен согымны сыкты. Ничек бала бакчага йөри башларлык яшькә җиткәнче акылдан язмыйча түзәргә...
Ирем белән без өйләнешкәнче күптән бер-беребезне белә идек. Бер кабинетта эшләдек, тик миңа сүз катырга аның кыюлыгы җитмәгән. Бер бәйрәмдә, бер- ике рюмка коньяктан соң, ул миңа үзенең хисләре турында әйтте. Ул вакытта йөргән егетем юк иде һәм очрашырга риза булдым.
Ике ай да үтмәгәндер, балага уздым. Булачак ирем бәхетеннән нишләргә белмәде. Ул да миңа ошый башлаган иде инде, шуңа бу хәлгә үзем дә шатландым. Тыйнак кына туй ясап, өйләнештек. Йөклелек вакытында иремнең бөтен нервысын ашап бетергәнмендер, мөгаен. Бик күп очракта махсус көйсезләндем, әллә ниләр сорап йөдәттем, кирәксә-кирәкмәсә дә йөгерттем. Барлык йөкле хатын-кызлар үчен бер аңардан алдым, дисәң дә була. Гел шулай булыр кебек иде, әмма мин ялгышканмын.
Бала табар көн җитте. Үзем таба алмадым, ярып алдылар, иремнең котлары очты. Әмма барысы да җайлы узды, биш көннән соң кызым белән өйдә идек инде. Бер көнне бәби тәпиен юарга иремнең абыйсы белән хатыны килгән иде, ә миңа, эчем авыртып, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Ирем салмыш булганга, бала белән булырга, ярдәмгә каенанама шалтыраттык. Цистит куйдылар, больницада ятасым килмәде, көндезләрен барып процедуралар узып, уколлар, капельницалар алып йөрдем. Бер айлап «энә»дә яшәдем. Ирем бала белән өйдә утырды. Имезергә күкрәкләре генә юк иде, калганын барысын да булдырды. Мин больницадан кайтам, ул, арыдым дип, зарланырга тотына. Ә мин арымаганмы? Әмма андый халәтемне сиздермәскә, күтәренке рухлы булырга тырыштым.
Шулай да декрет ахырына кадәр түзеп булмады. Ардырды, бертөрлелектән күңел төшенкелеге басты. Циститтан котылып өлгермәдем, тешләрем сызлый башлады. Аннары гинекология буенча авырулар... кызыма бер яшь тулганда гына хастаханә юлын таптаудан туктадым. Аннары җайланды. Хәтта артыгы белән. Тормыш шундый эчпошыргыч, күңелсезгә әйләнде – минем барына да төкереп, күңел ачарга чыгып качасым килде.
Кызымның әтисенә охшап характерлы, үзсүзле, нык ихтыярлы булуы аркасында, урамда үзем ише хатыннар белән дә аралаша алмыйм, чөнки кызым башка балалар белән уйнамый, уртак тел таба алмый. Энергиясе ташып тора, бары тик минем белән генә уйныйсы килә, мин-минлеген күрсәтә. Хәтерлим, берсендә урамда йөрергә һәм әтисен эштән каршыларга чыктык. Шунда ук йөгереп барып, җыелып торган суда баштан аяк коенды. Киемнәрен алыштырырга өйгә дә керәсе килми. Әтисен шундый кыяфәттә каршы алдык, баланың хәтта тешләрендә дә пычрак иде. Ирем безнең бу «прикол»ны аңламады һәм миңа кычкыра башлады. Бер баланы карарга да хәлеңнән килми, диде. Шундый маҗаралар кызым белән көн саен булып торды. Беренче вакытларда ирем әле моңа елмая иде. Ә аннары канәгатьсезлек белдерә, өйдә җәнҗал куптара башлады.
Ул көн дә: «Син авырган вакытта минем белән булганда кызым тыңлаучан һәм бар да тәртиптә иде. Ә хәзер кара, син аны кемгә – һәрвакыт нинди дә булса этлек майтара торган тыңлаусыз балага әйләндердең!» – дип акырына.
Мин, әлбәттә, аның бу сүзләренә үпкәли идем. Әмма тиздән барына да төкердем, нервыларымның тынычлыгы кыйммәтрәк. Барлык күңелсез мизгелләрне уенга борырга тырыштым. Шул рәвешле кайнаган ачуым һәм үпкәмне җиңүе җиңелрәк иде.
Декрет ялым каторгага әйләнде. Мин инде кызымны балалар бакчасына бирер һәм эшкә чыгасы көннәрне зарыгып көтәм. Кешеләр белән аралашу җитми. Мин көн саен бөтен көчемне суыручы баланы һәм гел үкерүче, үзенә наз белән игътибар таләп итүче иремне күрәм. Боларга башка яшь әниләр ничек түзә икән? Әйтегез әле, ничек чыгырдан чыкмаска һәм нормаль кеше, хатын-кыз булып калырга? Минем көчем дә, түземлегем дә калмады бугай, бүре булып улыйсы килә. Психушкага ябарлык чиккә җитмәсәм ярый инде.
Әдилә Х.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев