Бу дамбаның тарихы – төзелеш турында түгел, ә сабырлык турында
Татар Танае авылы дистә еллар буе су басар дип куркып яши.
Яз көне Гөбенә елгасы ярларыннан чыга һәм берүк картина кабатлана: су баскан йортлар, бозылган милек, сәламәтлек какшау. Сәбәбе – рельефта һәм ел саен авылга ага торган кар суларында.
Берничә ел сөйләшенгән карар 2023 елда урыныннан кузгалды. Саклау дамбасы проекты Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды, ә гамәлгә ашыруны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үз контроленә алды.
Эшләр ташу беткәннән соң башланды. Һәм бу инде символик яңгырый – башта кичерергә, аннары төзергә. Озынлыгы өч километрга якын һәм киңлеге 14 метрга кадәр булган дамбаны төзеделәр. Проектның бәясе якынча 90 миллион сум тәшкил итә.
Асылда бу күпьеллык проблемага җавап, аны башкача хәл итеп булмый иде. Белгечләр бу хакта күп тапкырлар әйтте: ясалма саклау корылмасы булмаса, Гөбенәнең ташуын туктату мөмкин түгел.
Бүген Татар Танаенда яз башкача уза. Гадәттәге киеренкелексез. Су басар дигән курку юк. Су үз агымында. Кайвакыт бер дамба — ул инженерлык объекты гына түгел. Моның шулай булуын танайлылар яхшы аңлый.
Видео: Илсөя Садыйкова, Чулпан Гыйсмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев