Бу чүп белән кайчан тәртип булыр икән?!
Кешене бигрәк исәпләмиләр.
Бу чүп түгүче региональ операторны әйтәм әле. Берара шәһәрнең бөтен урамындагы чүплекләр тулды, алай гына да түгел, тирә-юне дә батты. Карарга куркыныч. Димәк, вакытында алып китмиләр, түгәргә дип алып чыккан пакетын кеше кире алып кереп куймый, җиргә ташлый. Менә шуннан китә дә инде әшәкелек. Тиешенчә түгеп торсалар, алай булмый бит инде ул. Бу чүп белән кайчан тәртип булыр икән?! Аннан, йорт каршына ук контейнер урнаштыруны бөтенләй аңламыйм. Кешене бигрәк исәпләмиләр. Менә без яңа йорттан фатир алдык, әле күченмәгән, тик терәлеп үк торган савытларга эч поша инде. Җил белән исе тәрәзәдән керәчәк, 100 процент! Таралып, очып ятулары турында әйтмим дә. Төзүчеләргә бу хакта гозеребезне җиткергән идек тә, ишетәселәре дә килми. Алар үзләре анда яшәргә җыенмый шул. Чүплек белән йорт арасында 20 м ара булырга тиеш, монда бу таләп үтәлми!
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хат.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев