Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстан халыкларының бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы символы булып тора» - Игорь Бабушкин

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне белән котлыйм!

Татарстан социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан бара. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсә. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе арта, җитештерүгә яңа технологияләр кертелә. Без хаклы рәвештә үзебезнең бәрәкәтле төбәгебез, аның бай тарихы, мәдәнияте, икътисади, фәнни һәм рухи потенциалы белән горурланабыз, хезмәтләре, батырлыклары һәм иҗади казанышлары нәтиҗәсендә республиканың, шәһәребезнең хәзерге байлыгына ирешү мөмкинлеге биргән ата-бабаларыбызга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәбез. Алга таба да киләчәккә ышаныч белән карап, бар көчебезне һәм тырышлыгыбызны республикабызның, туган ягыбызның үсешенә юнәлтсәк иде.

Кадерле якташлар, барчагызга да ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, тыныч, имин тормыш һәм чиксез бәхет телим! Бәйрәм белән!

Игорь Бабушкин,
«Эра» Яшел Үзән предприятиесе» АҖнең генераль директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев