Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу атнада Төркиядән һәм Гоадан «Казан» аэропортына кайтучылар арасында Яшел Үзән районы халкы да бар

Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Килгән туристлар "Ливадия" һәм "Васильевский" шифаханәләренә мәҗбүри обсервациягә китерелгән. Хәзерге вакытта "Васильевский"да 171 кеше бар. Территория Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан саклана. Обсервациядәге корпуслар чикләрен ташлап китү катгый тыела. Персонал шулай ук карантинда һәм санаторий территориясеннән китми.

- Килгәннәрнең барысы да медицина тикшерүе уза, ул температураның үзгәрүен дә, тиешле беренчел анализларны алуны да үз эченә ала. Алар тәүлек буе медицина күзәтүе астында, кирәк була калса, әгәр берәрсенең симптоматикасы үзгәрсә, алар хастаханәгә китереләчәк, тиешле госпитальләр бар, - дип билгеләде Лилия Галимова.

Анталиядән килгән пассажирлар арасында: 58 татарстанлы, шуларның берсе Яшел Үзән кешесе. Гоа-Казан борты пассажирлары арасында: 61 Татарстан кешесе, шуларның дүртесе Яшел Үзән районыннан. Үз төбәкләрендә яшәүчеләрне Удмурт республикасы, Пермь крае, Башкортстан республикасы, Самара һәм Ульяновск өлкәләре алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев