Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу атнада Татарстанда магнит давыллары көтелә

22, 24 һәм 25 ноябрьдә Җирдә магнит давыллары көтелә.

Бу Россия Фәннәр Академиясенең космос тикшеренүләре институтының Кояш рентген астрономиясе лабораториясе һәм РАН Себер бүлегенең Кояш-Җир физикасы институты фаразларыннан килә.

Бу көннәрдә планетаның магнит кырының бозылуы G1 дәрәҗәсенә җитәчәк. Биш баллы шкала буенча бу иң зәгыйфь дәрәҗә.

Шундый ук магнит давыллары 5 һәм 10 декабрьдә булырга мөмкин. Алдагы ике көндә, 19 һәм 20 ноябрьдә, магнит кырының мондый бозылулары ихтималлыгы бүгенге 1% урынына 15% тәшкил итә. Әмма көчле магнит давыллары ихтималлыгы элеккечә 1 процент.

Академик Е.К. Федоров исемендәге гамәли геофизика институты мәгълүматларына караганда, 19 нчы көнне уртача Кояш активлыгы фаразлана, «Х классы ялкыннары бик үк ихтимал түгел».

Геомагнит кыры тотрыксыз булырга мөмкин, радиация шартлары тыныч калачак. Шул ук вакытта КВ-Радио элемтәсе шартларының тәүлек дәвамында начарлануы мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев