Бу атнада беренче имтиханнар уза
Бүген, 24 майда, тугызынчы сыйныф укучылары физика, тарих һәм биология буенча имтихан язды
26 майда 11нче сыйныфлар география, әдәбият һәм химия буенча белемнәрен тикшерәчәк.
Бу бик стресслы чор булырга мөмкин. Менә бу сынауны уңышлы җиңәргә ярдәм итәр өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез:
Бер биремгә генә төртелмәгез! Авыр биремнәргә вакыт әрәм итмәгез, аларга соңрак әйләнеп кайтыгыз.
Эшне тикшерегез! Эшегезне яхшылап тикшерергә вакыт калдырыгыз, хаталарыгызны да төзәтә алырсыз.
Иң мөһиме, тынычлык һәм үз-үзеңә ышанычны сакларга кирәк!
Онытмагыз, стрессны җиңүнең иң яхшы ысулы - тормыш авырлыкларын алга этәрү, үз-үзеңә ышанычны югалтмау.
Имтиханнарда уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев