Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бу җәйдә Яшел Үзән районында 6000нән артык бала лагерьда ял итәчәк

Ура, дип кычкырасы килә, шулай бит, дуслар? Ниһаять, озын уку елы тәмам, алда – өч айлык җәйге каникул.

Авылда әби-бабасы булганнар өчен шушы вакытны ничек файдалы һәм күңелле уздырырга дигән сорау тумый. Якыннарын шатландырып, инде каникулга дип кайтучылар да бар. Авыл авыл инде ул, җәннәт почмагына тиң. Саф һава, табигать кочагы, елга-инеш буйлары, әби пешергән тәмле ризык, кайнар мунча, бөтнекле чәй... Ел буе таш калада ятучылар өчен боларның барысы да бик тансык. Ә әби-бабай тәрбиясе, төпле киңәшләре алтынга тиң.

Әлбәттә, мондый бәхетле балачак һәркемгә дә тәтеми. Авылы булма­ганнар өчен төрле лагерьлар ярдәмгә килә. Яшел Үзән районында бу җәйге чорда 6000нән артык бала һәм яшүсмер сәламәтлеген ныгытачак. 11 стационар һәм 3 палаткалы лагерь балаларны кабул итәргә әзер. Лагерь үзенә күрә кызыклы вә мавыктыргыч урын. Бер көн икенчесен кабатламый. Яңа дуслар, күп төрле мәгълүмат туплау, интерактив уеннар, һөнәрләр үзләштерү, концертлар кую, төнге учак... Үсеп килүче буынның күңе­лендә гомер буена уелып калырлык мизгелләр.

Бер көннән, елның иң матур фасылы, җәйгә аяк басабыз. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларыбыз – кешелекнең бүгенгесе, киләчәге һәм дәвамы. Алар тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыга­нагы. Һәммәсе дә мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме – сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы. Әлбәттә, төп тәрбия гаиләдән килә. Һәр сабый ата-ана назын, яратуын, җылысын тоеп, бәхетле тормышта яшәсен иде. Бу көнне аларга багышлап шәһәр һәм районда төрледән-төрле чаралар узачак.

Җәйге каникул һәркемгә бары шатлыклы мизгелләр бүләк итсен, хәвеф-хәтәрсез һәм имин узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев