Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтендөнья татар хатын-кызларының II корылтаеннан соң...

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызларының II корылтае (съезды) узды.

Анда Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова,  «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова, оешма әгъзасы Эльвира Мөхәммәтҗанова делегат буларак катнашты. 

Съездның пленар утырышын ачып, Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. 
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова әйтүенчә, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 ерак һәм якын чит илдән 500 делегат катнашты. Съезд Габдулла Бубыйның «Милләтнең нигезе – гаилә. Гаиләнең нигезе – хатын!» – дигән шигарь астында узды. Татар хатын-кызларының Россия күләмендәге беренче съезды 1917 елда булган. Быел тарихи вакыйгалар – Сөембикә ханбикәнең тууына – 500, атаклы Мөхлисә Бубыйга – 150 ел. Беренче съездда, ир белән хатын берүк төрле хокукта булсын, күпхатынлылык рөхсәт ителмәсен, хатын-кызга йөзен күрсәтү тыелмасын, урта белем бирүче мәктәпләр ачылсын кебек мәcьәләләр күтәрелгән. Бүген исә, Татарстанның район-шәһәрләрендә татар мәктәпләренең эшчәнлеге, эчүчелек, гаилә кору, аны саклау, сәламәтлек, Казанда хатын-кызларга һәйкәл кую кебек мәсьәләләр күтәрелде. Делегатлар башкаладагы балалар бакчаларында укыту системасының, милли тәрбиянең, гореф-гадәтләрнең ничек саклануы белән танышты. 
Калфак туйларын уздыру «Ак калфак»лыларның күркәм гадәтенә әверелде. «Калфак туе» күренекле галим, Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында, Кытайның Голҗа каласында кызлар өчен мәдрәсәләр ачкан Габдулла Бубыйның «Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын» шигаре астында узды. Бәйрәмгә Нәкыя һәм Аяз Гыйләҗевлар гаиләсе чакырылган иде. 
Йолаларыбызны кайтаруда актив эш алып баручы  «Ак калфак» оешмалары турында шактый гына җылы сүзләр әйтелде. Татарстаннан 3 район һәм 3 төбәк «Ак калфак» оешмаларының «Иң яхшы эшләүче» берләшмә икәнлеге билгеләп үтелде. Алар арасында Яшел Үзән районы да бар. Оешма җитәкчесе Гөлинә Саттарова татар хатын-кызының баш киеме – калфак белән бүләкләнде. Шулай ук 10нчы прогимназиянең татар теле тәрбиячесе Эльвира Мөхәммәтҗанова Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына лаек булды. 
Без сьезддан үзебезгә бик күп кирәкле фикерләр алып, киләчәк буынга халкымның тарихын кайтаруда җиң сызганып эшләргә кирәклегенә инанып кайттык. 

Әлфия Мирхәйдәрова.
Яшел Үзән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев