Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтендөнья шәфкать туташлары көне

12 май - иң гуманлы һөнәр ияләре - шәфкать туташлары көне.

Бик күп хатын-кызлар госпитальләрдә эшләгән, хәтта Николай Икенченең кызлары да. Нәфис затларыбыз тарафыннан авыру һәм яралыларга медицина ярдәме күрсәтү Петр Беренче хакимлеге вакытында ук оештырылган була, әмма аның үлеменнән соң әлеге башлангыч 100 елга туктатыла.

Шәфкать туташларын әзерләү буенча беренче мәктәп 1860 елда Лондонда ачыла. Фактта бу бәйрәмгә инде 150 яшь, тик рәсми рәвештә аны 1974 елның 12 маеннан гына билгели башлыйлар. Шул елны 141 илнең шәфкать туташлары һөнәри иҗтимагый оешма буларак берләшеп Халыкара шәфкать туташлары советын булдыралар. Россиядә әлеге дата чагыштырмача яшь - аны 1993 елдан гына бәйрәм итәләр.

Шәфкать туташы һөнәре һәрвакыт иң хөрмәтле һөнәрләр унлыгында. "Сестринское дело" - медицинаның аерым бүлеге, мөстәкыйль фән, мөстәкыйль һөнәр. Әлеге профессия кешеләрен, белем, осталык һәм сәләттән кала, киң күңеллелек, игелеклелек, мәрхәмәт һәм кайгыртучанлык аерып тора. Дәвалану учреждениесе пациенты өчен, барлык медицина персоналы арасыннан шәфкать туташы иң якын кешегә әверелә.

Һәр ике ел саен Кызыл Хач комитеты шәфкать туташлары өчен иң югары бүләк - Флоренс Найтингейлның (шәфкать туташлары һөнәренә нигез салучы һәм госпитальләрдә реформа инициаторы) 50 медален тапшыра. СССРда әлеге дәрәҗәле бүләккә 44 шәфкать туташы лаек була.

Шәфкать туташы бүген Россия сәламәтлек саклау оешмасының иң күп санлы хезмәткәре. Бу өлкәнең һәрвакыт модернизацияләнүе, яңа технологияләрнең артуы белән бәйле рәвештә, шәфкать туташлары үзләренең квалификацияләрен даими үстерү, белемнәрен һәм осталыкларын арттыру өстендә эшлиләр, аларның хезмәт күрсәтү өлеше һаман арта. Табибларның үзләренең сүзенә караганда, пациентлар турында кайгыртуның 80%ы шәфкать туташлары өстенә төшә. Бу һөнәр алыштыргысыз. Шуңа күрә бу көнне барлык медицина учреждениеләрендә хезмәткәрләрен котлыйлар, эшләре өчен рәхмәт сүзләре юллыйлар.

Без дә ярдәмчел, ягымлы шәфкать туташларына һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан сәламәтлек, зур уңышлар, бәхет һәм рәхмәтле пациентлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев