Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтен кеше дә җырчы була алмаган кебек, һәркем җир эшкәртә алмый

Иделнең совхоз зонасында буш торучы җирләрне күреп күңел әрни. Заманында шаулап иген яки яшелчә үсеп утырган кырларда бүген берән-сәрән агачлар үсеп җитте. Бу җирнең дистә еллар буе эшкәртелми ятуының бер күрсәткече.

Ә Россия Федерациясенең Җир кодексының 42нче маддәсе авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең тик ятмавын, туфракның да тиешле таләп­ләргә туры китереп эшкәртелүен таләп итә. Югыйсә, бу җир хуҗаларының административ җаваплылыкка тартылуы көн кебек ачык.
Бишбатман, Кече Шырдан авыллары тирәсендәге бушап калган бакчачылык ширкәтләрендәге бакчалар да чытырманлыкка әйләнеп бара. Ә бит бу җирләрдән баш тартып була. Һәм ул милекчеләргә отышлырак та. Моннан берничә ел элек җирдән баш тарту процедурасы бик катлаулы иде, ә хәзер ул җиңеләйтелде. Газета укучыларыбызны аның процедурасы белән таныштырабыз.
Җир участогыннан(файдаланмаган бакчадан) яки җир паеннан баш тарту тәртибе
1. Җир участогы яки җир пае хуҗасы Татарстан Республикасы буенча Кадастра һәм картография дәүләт теркәү федераль хезмәте идарәсенең Яшел үзән бүлегенә җир участогыннан яки җир паеннан баш тарту турында гариза яза.

В Зеленодольский отдел Управления Федеральной службы государственной регистрации, кадастра и картографии по Республике Татарстан

адрес: _____________________________________

___________________________________________

от _________________________________________

(Ф.И.О. заявителя)

адрес: ______________________________________,

телефон: ___________________________________,

электронный адрес: ___________________________

ЗАЯВЛЕНИЕ

об отказе от права собственности на земельный участок

________________________________ (Ф.И.О.) является собственником земельного участка площадью _____ кв. м по адресу: ___________________, ___________________________ кадастровый номер: _________________.

На основании п. 2 ст. 53 Земельного кодекса Российской Федерации __________________________ (Ф.И.О.) отказывается от права собственности на указанный земельный участок.

Приложение:

1. Копия документа, удостоверяющего личность заявителя.

2. Выписка из Единого государственного реестра прав на недвижимое имущество и сделок с ним о правах на земельный участок.

3. Доверенность представителя от «___» __________ ____ г. № ___ (если заявление подписывается представителем).

«__» ___________ 20__ г.

Заявитель (представитель):

______________/____________________

(подпись) (Ф.И.О.)

2.Гаризага җир участогына яки җир паена хокук бирүче документ беркетелә.
Әгәр милеккә хокук кадастра һәм картография дәүләт теркәү федераль хезмәте идарәсендә теркәлгән икән, хокук бирүче документ таләп ителми.
3. Бу җир участогына (җир паена) милек хокукы күрсәтелгән хокукны туктату турында дәүләт теркәве датасыннан туктатыла.
4. Милекче баш тарткан көннән соң, җир участогы яки пай җире шушы җир урнашкан шәһәр яки авыл җирлеге милке булып санала башлый. Монда муниципаль берәмлектән дәүләт теркәве таләп ителми.
5. Татарстан Республикасы буенча кадастра һәм картография дәүләт теркәү федераль хезмәте идарәсенең Яшел үзән бүлеге муниципаль берәмлекнең җир участогын яки җир паен дәүләт теркәве датасыннан биш көн эчендә бу турыда җирле үзидарә органына һәм шулай ук җир участогы яки җир паеннан баш тартып гариза биргән кешегә хәбәр итә.
Гүзәл Минһаҗева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев