Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәрәңге камыры белән ит пирогы

Бу рецептның" үзенчәлеге " - камырында бәрәңге боткасы булу. Кайнар һәм салкын килеш тә бик тәмле!

Ингредиентлар:
Камыр өчен: 200 гр. бәрәңге, 200 гр. он, 1 йомырка, 50 гр. атланмай, тоз.
Эчлек өчен: 500 гр. ит (яки фарш), 2 болгар борычы, 1 помидор, 2 зур булмаган суган, 100 мл. майлы сөт өсте (33-38%), 100 мл. сөт, 2 зур булмаган йомырка, 2 аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч, азрак уылган сыр.

Әзерлибез:
1. Тозлы суда пешкән бәрәңгене изәбез. Йомырка, май, кушып яхшылап болгатабыз. Он салып, камыр изәбез.
2. Камырны зур формага салып, кырыйларын күтәреп куеп, эчлек әзерләгәнче туңдыргычка куеп торабыз. Борычны зур итеп кисмичә, бераз кыздырабыз. Суганны ваклап, аерым табада кыздырабыз, вак шакмаклап туралган ит өстибез дә, әзер булганчы кыздырабыз, тоз өстибез.
3. Шунда ук борыч һәм вак итеп киселгән помидор өстибез. Эчлекне камырга салабыз. Атланмай, сөт өсте һәм томат пастасын бергә кушабыз, йомырка өстибез, бераз күпертәбез. Тоз, борыч сибәргә онытмыйбыз. Һәм пирогка салабыз.
200 градус температурада 40 минут пешерәбез. 10 минут калгач, уылган сыр сибәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев