Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пассажир самолеты төшеп шартлаган

Бразилиядә Каскавел шәһәреннән Гуарульюс шәһәренә оча торган пассажир самолеты төшеп шартлаган.

Очкычтагы 4 экипаж әгъзасы, 59 пассажир – барлыгы 62 кеше һәлак булган. Бу хакта globo телеканалы хәбәр итә. Социаль челтәрләрдә самолетның һәлакәте видеолары таралды.

АTR 72 самолеты «яссы штопор» дип аталган рәвештә мәтәлә. Самолет үз тирәсендә генә әйләнеп, җиргә төшә – гуя аны һавага кранда күтәргәннәр дә, төшереп җибәргәннәр, аның двигательләре бөтенләй дә эшләми кебек. Мондый хәл пилот штурвалны кисәк үзенә тарткан һәм очкычның «борыны» күтәрелеп, ул бөтенләй тизлеген югалткан вакытта була. «Яссы штопор»га эләккән очкычны коткарып калу мөмкин түгел.

Самолет торак пункт янында төшеп шартлаган – җирдәге биналарга зыян килгән, кешеләргә зыян килмәгән.

Бразилия президенты Лула да Силва бу хакта белүгә бер минут тынлык игълан иткән.

Чыганак: Интертат сайтындагы иң кызыклы мәгълүматлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев