БПЛА һөҗүме: 24 кешенең гомере өзелгән
***
ФОТО: ГУ МЧС
Херсон өлкәсенең Хорлы торак пунктында коточкыч фаҗига була. Яңа ел төнендә пилотсыз аппаратлар кафе һәм кунакханәгә һөҗүм иткән. Соңгы мәгълүматлар буенча, 24 кеше һәлак булган, 50дән артык кеше яраланган. Бу хакта төбәк губернаторы Владимир Сальдо хәбәр итте.
Һөҗүм нәтиҗәсендә көчле янгын чыккан, чөнки БПЛАларның берсе яндыргыч катнашма белән җиһазландырылган булган. Коткаручылар янгынны иртәнге якта гына сүндерә алган. Һәлак булучылар арасында бер бала да бар.
Хәзерге вакытта табиблар яраланганнарның гомере өчен көрәшә. Төбәк хакимияте һәлак булганнарның гаиләләренә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев