Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бозга чыкмагыз – куркыныч

Елгаларда боз калынлыгы 12 см булганчы, тыелып тору кирәк

Кисәтү!
Бу хакта кышкы балык тотуны яратучыларны ГИМС хезмәткәрләре кабат-кабат кисәтә. Шул ук вакытта, тыңлаусызларга карата үгет-нәсихәтләр генә кулланылмый. Куркыныч бозга чыгучыларга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Иделдә боз катламы әле тулысынча барлыкка килмәгән. Паром аша чыгу урынында су хәтта саркып ук тора. Һәм шунда, якында гына, ышанычсыз боз белән капланган култыкларда балыкчылар утыра. Ә бит әлегә көчле салкыннарның булганы юк. Шуңа күрә боз да кирәкле калынлыкны ала алмаган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен күргәч, кайбер балыкчылар ашыгып кача, икенчеләре бозның шактый калын булуын һәм куркыныч булмавын исбатларга тырыша.

Белгечләр фикеренчә, кешене күтәрә алган боз­ның куркынычсыз ка­лын­лыгы күлләрдә 7 см дан артык булырга, агымлы елгаларда ул 12 см дан да ким булмас­ка тиеш. Хәзер Зеленодольск районы сулыкларында уртача күрсәткеч 4-5 см тәшкил итә. Әмма үзегез дә яхшы күреп торасыз, көннәр әле җылыта, әле суыта.

Менә монда, яр буенда боз калын булырга мөмкин, бераз ераграк киткәч – бик юка һәм ышанычсыз, – дип аңлата балыкчыларга ГИМС­ның Яшел Үзән инспекторлык бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев. – Хәзер гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы сулыкларны патрульләүгә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә, уку йортларында, шулай ук халык белән профилактик әңгәмәләр уздыруга юнәлтелгән. Бу эштә Зеленодольск ОСВОД белгечләре зур ярдәм күрсәтә.

Гаҗәп, әмма күпчелек балыкчылар үзләре юка бозга чыгу куркынычын аңласа да, моны эшләми. Шундыйларның берсе – Протопоповка авылында яшәүче Александр кеше үлеменә ничек шаһит булганы турында сөйли: «Бу берничә ел элек, Бритвино авылы янында булды. Шулай «беренче боз» буйлап барганда бер егет кинәт боз астына китте. Әтисе, уйламыйча, шунда ук улына ярдәмгә ташланды, әмма аны судан этеп чыгара алса да, үзен коткара алмадылар, туңып үлде».

Хәзер Яшел Үзән районында профилактик төркемнәр планлы рәвештә барлык су объектларын тикшерә. Алар составына ГИМС бүлеге инспекторлары, ОСВОД, җәмәгать тәртибен саклау бүлеге белгечләре, 8нче янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, полиция­нең участок уполномоченныйлары керә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балыкчылар белән әңгәмәләр үткәрә, белешмәлекләр тарата, юка бозның никадәр куркыныч булуын искә төшерә. Шул ук вакытта җәмәгать тәртибен сак­лау бүлеге белгечләре хокук бозучыларга карата беркетмәләр төзи, алар алга таба административ комиссия каравына җибәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 7 сантиметр калынлык­тагы бозга чыккан кешеләр өчен Админис­тратив хокук бозулар кодексының 3.10нчы маддәсенең 2нче өлеше нигезендә кисәтүдән алып 1500-2000 сумнан штраф салуга кадәр берничә санкция каралган. Мондый рейдлар көчле салкыннарга кадәр, боз калынлыгы балыкчылар өчен җитәрлек дәрәҗәдә куркынычсыз булганчы уздырылачак.

Шушы мәкалә язылганда гына да безнең ра­йонда тагын бер балык­чы боз астына киткән. Аның юка боз өстеннән йөрүен күрүчеләр битараф калмаган, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртсалар да, урынга килгән коткаручылар ир-атның үле гәүдәсен ярдан 25 метр ераклыкта табып алган.
Балык тотам дип, катырга өлгермәгән көзге боз өстенә кереп, үзегезне үзегез ачыктан-ачык үлемгә дучар итмәгез. Өзелгән гомерләрне кире кайтарып булмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев