Боз кичүе ачылды – авыллар якынайды
Боз аша кичү районыбызның Идел аръягындагы авылларга юлны унарлаган чакрымнарга кыскартырга һәм олы юлдагы бөкеләрне урап узарга мөмкинлек бирә
ГИМС үзәге хезмәткәрләренең техник тикшерүләреннән соң быел Яшел Үзән – Карамалы Тау маршруты буенча беренче боз кичүе ачылды. Боз калынлыгы 26 см га җитә.
Рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 20 чакрым, ә машиналар арасында 50-100 метр ара булырга тиеш. Юл бәясе – 250 сум. Кичү тәүлек буе эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев