Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Борычлы яратучылар өчен тагын бер салат - “Тёщин язык”

Белгәнегезчә, баклажаннан бөтен ризык туклыклы да тәмле дә була. Тагын бер төрле салат ясап карагыз

Кирәк була:

  • Баклажан – 4 кг
  • Помидор – 10 шт
  • Татлы борыч – 10 шт
  • Сарымсак - 10 баш
  • Әче борыч – 3-5 шт
  • Аш серкәсе – 150 гр
  • Сыек май – 1 стакан
  • Песок – 1 стакан
  • Тоз – 2 аш кашыгы

Баклажанны түгәрәкләп турыйбыз һәм тирән савытка салып күп итеп эре һәм йодланмаган тоз сибәбез, болгатабыз да ярты сәгатькә калдырабыз. Бу баклажанның әчесе чыксын өчен эшләнә. Аннары салкын су астында юабыз.

Татлы һәм әче борычны юганнан соң өлешләргә бүләбез. Сарымсакны чистартабыз. Помидорның кабыгын салдыру өчен аны башта бер минутка кайнар суга, аннары 2-3 минутка салкын суга салып алабыз. Шулай иткәндә ул тиз әрчелә.

Татлы һәм әче борычны, сарымсак һәм помидорны иттарткычтан чыгартабыз, яшелчә боламыгы барлыкка килә. Кәстрүлгә салып утка куябыз. Сыек май, аш серкәсе, тоз һәм песок салып, барысын бергә болгатабыз. Кайнап чыккач баклажанны салып, ярты сәгать акрын утта пешерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкачлыйбыз, капкачлы ягы белән бастырып төреп куябыз һәм суынып беткәнче шулай тотабыз. Әлеге салатны салкынчарак урында сакласаң яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев