Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Борһановлар династиясе

Укытучы! Барлык һөнәр ияләре арасында иң хөрмәтлесе, иң дәрәҗәлеседер ул! Бәйрәм уңаеннан авыл мәктәбендә узган укытучы Борһановлар династиясенә багышланган чара бик урынлы, эчтәлекле булды.

Әлеге гаиләнең чишмә башы Акъегет авылы мәдрәсәсендә хәлфә булып эшләгән, халыкка дин сабагы белән бергә аң-белем биреп, укырга-язарга да өйрәткән Хәлиулла Борһановтан башлана. Заманына күрә белемле, авыл халкының хөрмәтен казанган Хәлиулла балалары Юныс, Әкрам һәм кызы Кәримә дә, үсеп-буйга җиткәч, курсларда белем алып, әтиләре юлын сайлый. Хәлиулланың өлкән улы Юныс 1909нчы елда Акъегет авылында туа, аның өчен әтисе һәрвакыт үрнәк була, мәктәптә укыган елларында ук математика фәнен ярата. Укуын тәмамлагач, 1934 елда Казанда курсларда белемен арттырып, Норлат мәктәбендә төгәл фәннәр укыта башлый. Әмма, 1936 елда язмыш җилләре Юнысны ерак Архангельск каласына алып килә. Биредә дә яшь мөгаллим укытуын дәвам итә, урта мәктәптә директор да булып эшли. Кем уйлаган, Юнысның ерак рус каласында үзенә тиң чибәр, татар кызын очратасын? Яшь гаиләне тулыландырып нәни кызчыклары Клара дөньяга килә. Тик күңелләре барыбер туган якларга, Татарстанга тарта. Кама Тамагының Олы Карамалы авылы мәктәбендә кабат математика укыта башлый Юныс. Бәхетле гаилә ишәеп, 1939 елда көтеп алган уллары Илдуслары туа. Тыныч кына яшәп яткан көннәрне, сугыш дигән афәт, бер мизгелдә, диярлек, юкка чыгара. Сугышның беренче көненнән үк үз иреге белән дошманга каршы көрәшкә киткән Юнысның, сөекле Бәнатенә килгән берничә хатында бары: «Балаларны укытырга тырыш, ярат, кешечә тәрбияләргә тырыш», – диеп язган сүзләре, әйтерсең лә, васыять булып яңгырый. 1941нең октябрь аенда ук, Бәнаткә кара пичәтле хат килә, Смоленск янында барган көчле сугышлар вакытында Юныс Борһанов батыр ларча һәлак була. Берсенә өч, икенче баласына әле ике яшь тә тулмаган килеш тол калган Бәнат Акъегеткә кайтып урнаша. Авыр сугыш елларында ничек тә балаларын ач итмәскә тырыша, колхозда эшли, иренең васыятен дә онытмый, балаларына укуларын дәвам итәр өчен Норлатка килеп урнаша. Бер-бер артлы мәктәп тәмамлап, эшли дә башлыйлар, читтән торып югары белем алып Клара да, Илдус та математика фәнен укыта. Клара тормыш юлдашы итеп укытучы Илгиз Камалиевны сайлый, озак еллар алар икесе дә Норлат мәктәбендәбелем биргән гаилә. 
Тулы вариантын газетабызда укый аласыз.

Розалия Ибрагимова, Норлат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев