Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөгелмә торак инспекциясе инспекторларына кисәтү

Бөгелмә районында кайнар су белән тәэмин итүне исәпкә алуның 60тан артык узелы эшләми. Рәсми рәвештә әйткәндә, исәпкә алу буенча 62 гомуми йорт приборы коммерциядә түгел.

Димәк, бөгелмәлеләр, фатирның исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен бирсәләр дә, барыбер кайнар су өчен идарәче оешма исәпләгәнчә түлиләр. Кемгәдер бу файда китерә: мәсәлән, бер кеше теркәлгән, ди, ә өч кеше яши. Норматив буенча да исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча түгел, ә бер кеше өчен түлиләр. Ә экономияләргә тырышкан яки озак вакыт өйдә яшәмәгән, димәк, краннарны ачмаган кешеләр дә норматив буенча түли килеп чыга.

Узган елның сентябрендә Бөгелмә йортларында эшләми торган 33 прибор булган, декабрьдә инде 95 җиткән. Хәзерге вакытта – 62. Аларның 16сы 1,5 елга якын эшләми, 36 исәпләү приборы ярты елдан артык эшләми.

ТР Баш дәүләт инспекторы Александр Тыгин Бөгелмә районара торак инспекциясе хезмәткәрләренең эшенә ризасызлык белдерде: алар тарафыннан әлеге хокук бозуларны бетерү һәм хезмәт күрсәтүдән файдаланучыларның хокукларын яклау өчен чаралар күрелмәгән.
 

ТР ДТИ матбугат хезмәте 

Фото: bugulma-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев