Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗи Гатауллин 99нчы яшендә вафат булды
Казанда Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗи Гатауллин 99нчы яшендә вафат булды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.
Фото: «ЯҮ» редакциясе архивыннан
Булачак герой 1927 елда СССРның Куйбышев өлкәсе авылларының берсендә туа. Сугышка кадәр колхозда эшли. 1944 елда армиягә алына һәм күп кенә әһәмиятле хәрби операцияләрдә катнаша. Дәүләт бүләкләренә лаек була.
Сугыштан соң Казанга күчеп килә һәм Бауман хәрби комиссариатында хәрби комиссар урынбасары булып эшли, ә пенсиягә чыккач, актив җәмәгать эшчәнлеген дәвам иттерә.
«Хаҗи Миннәхмәт улының тормыш юлы — чын патриотизмның һәм Ватанга хезмәт итүнең үрнәге. Гатауллин Хаҗи Миннәхмәт улы турында якты истәлекләр аны белгән һәм хөрмәт иткән һәркемнең хәтерендә мәңге яшәячәк», — дип билгеләп үттеләр Казан мэриясендә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев