Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Яшел Үзәнгә «Җиңү поезды» килде
«Җиңү поезды»н каршы алырга һәм тарих битләренә чумарга яшел үзән халкы, мәктәп укучылары һәм Җиңү волонтерлары җыелган иде.
Чарада Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Горький тимер юлы башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Шагалов, Казан территориаль идарәсе буенча тимер юл башлыгы урынбасары Александр Черемнов, Горький тимер юлында Россия тимер юлчылар һәм транспорт төзүчеләре профсоюзының Юл территориаль оешмасы рәисе урынбасары Виктор Кузнецов һәм башка кунаклар катнашты.
– Яшел Үзән – Хезмәт батырлыгы шәһәре, безнең өчен "Җиңү поезды" аерым әһәмияткә ия. Без тимер юлчылар шәһәре, безнең заводлар Җиңүгә зур өлеш керткән. Сугыш елларында шәһәр әһәмиятле тыл үзәге булган, һәр предприятие Ватан оборонасына эшләгән. Без тарихыбызны онытмаска, батырларыбызны искә алырга, сугыш турындагы дөреслекне буыннан-буынга тапшырырга тиешбез, – дип белдерде Михаил Афанасьев.
Поезд составына сугыш еллары техникасының күргәзмә үрнәкләре булган алты платформа, санитар вагон һәм кыр кухнясы булган ике җылы вагон кергән. Поезд башында – Л-4302 сериясенең легендар паровозы.
Чараны Горький тимер юлы оештыра, поезд Горький магистрале буйлап 6нчы майга кадәр барачак.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев