Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Блогерлар Илүсә белән Раушан УЗИга барды: кем туачагы билгеле

Илүсә белән Раушан дуслары белән УЗИга барды.

Яшьләр икесе дә дулкынлана, Илүсәнең «Безнең кемебез туачак дип уйлыйсың?» дигән соравына ире «белмим» дип кенә җавап бирә. Ә ​ Илүсәнең дус кызлары «малай була» дип уйлый.

– Доктор эч авыртканчы су эчәргә кушты, мин эчтем, әмма «бу гына җитми» дип, доктор мине тагын борып чыгарды. Түзә алмаслык хәлгә килгәнче эчәргә кирәк, дип әйтә ул, ә миң бүтән эчә алмыйм, – ди Илүсә, көлеп.

Бүген доктор кем булачагын гаилә дусларына әйткән. Иртәгә яшьләр дуслары оештырган гендер-патида кем туачагын үзләре дә беләчәк. Дус кызлары булачак әтине кызыктырып: «Раушан, син кем булачагын күз алдыңа да китермисең», «Сине шундый яңалыклар көтә», – диләр. Раушан исә «Эх сез, интриганнар», – дип, уйга батып йөри.

«Кызлар гендер-патины 5 көннән соң гына үткәрмәкче иде, тик без моңа риза булмадык, безнең дә тизрәк беләсебез килә», – ди Илүсә.

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев