Бәхет кошы тоткан кебек булдым
Авылым Мулла Иле турында «Илһам биргән җирем» китабы дөнья күрде.
Яңа гына чыккан басманы кулыма алу белән, йөрәгемә рәхәт җылы йөгерде. Мин аны әле генә табадан төшкән рухи азык кебек кабул итеп, шушы җыентыкны төзүчеләр – классташым һәм дустым Фәния Фәйзуллина (Гыйззәтуллина), Роза Хәмидуллина (Гыйззәтуллина), Гөлинә Габделхәевага (Канакова) зур рәхмәтләр укыдым.
Май чүлмәге тышыннан күренә дигәндәй, бу китапның сыйфаты – калынлыгы, ялтыравыклы булуы һәм, иң мөһиме, тышында авылга алып төшә торган юл сурәте, безне китап битләренә чакырып, тизрәк мине ачып укы диеп, үзенә тартып тора.
Кереш сүз, җылы сүз – җан азыгы кебек, күңелләргә май булып ятты да, тагын алга өндәде.
Сөенечемнән, басманы кулымда кат-кат әйләндергәннән соң, тәмле китап исеннән исереп, бераздан гына аңыма килеп, укырга керештем.
Җыентык үз эченә дүрт бүлекне сыендырган. Беренче – «Чал тарихлы авылым» бүлеге авылның тарихын, колхозчылар тормышын, сугыш һәм тыл ветераннарын, Чечня һәм Әфган сугышы афәтләрен тасвирлый. Бу бүлектә сабый вакытыма кайткандай булдым. Берсеннән-берсе бәләкәй өч баласын калдырып, бик яшьли бакый дөньяга күчкән, минем өчен бик тә кадерле, газиз әтием Гомәр фотосурәте белән очраштым. Аның турында язылган мәкаләләрне укып, тырыш, уңган әтием өчен горурлык хисләре кичердем. Биредә бабам Әхмәтгәрәй, әбием Сараның да, әтием калдырып киткән учак җылысын кадерләп саклап яшәүче әнием Гөлсинәнең дә фотосурәтләре урын алган. Мин үземне аларның дәвамчылары булуыма шатланып яшим.
«Язмышларда авыл тарихы» бүлекчә сендә авылым кешеләренең гыйбрәтле язмышына юлыктым. Рәмилә Майорованың «Хаксызга рәнҗетелгәннәр» мәкаләсен тыныч күңел белән укуы мөмкин түгел.
«Җылы учак, милли учагым» дигән өченче бүлекне укыгач, яшь бөреләр кебек, үзебездә талантлы шагыйрьләр ачылып килүен күреп, сөендем. Газизә Әкрамованың шигырьләрен укып, укучымны икенче яктан ачтым.
Еракларга китеп, илләр гизеп,
Әйләнсәм дә барлык җир шарын,
Бу дөньяда синнән кадерлерәк,
Синнән изге кеше тапмамын, – дип яза Газизә үзенең «Әниемә» шигырендә.
Изге, кадерле кешеләр бар тормышта. Укытучым Равил Сәйфетдинов та шундыйлардан иде. Аның тирән мәгънәле шигырьләре гел истә, һәрбер сүзе үзе бер тарих, үзе бер дөнья:
Мул Иленә кил дә, тып-тын калып,
Тыңла моңлы азан тавышын.
Һәм аңларсың безнең гүзәл якта
Замананың ничек агышын.
Бу бүлектә урнашкан шигырь юлларын аңлар өчен, мәктәбебез директоры Фәнис Дамир улы Кәбиров язганча: «Мулла Илендә туарга кирәк яисә торырга кирәк, һич булмаса, кешеләрен яхшы белергә кирәк», болар үзләре бер шигъри дәрес бит.
«Сурәтләрдә тарих чагылышы» бүлеген, авылымның инде бакыйлыкка күчеп өлгергән, ләкин күңел түрләрендә сакланган кешеләрен искә алып, кабат-кабат карадым. Ә үземнең һәм классташларымның фотосурәтләрен күреп, күңелдәге җылы хатирәләрне яңарттым.
Бу китапны тулысы белән укып чыгу теләге, яңадан-яңа битләрен ачарга мәҗбүр итте. Яңа туган баланың күзе ачылган кебек, минем дә күзләрем ачыла барды, һәрбер бит минем өчен зур ачыш, һәр мәкалә зур бер яңалык булды. Авылыбызның тарихын, авылдашларым турында бөтенләй белмәгәнмен икән, дигән нәтижәгә килдем. Әниемә бер-бер артлы сораулар яудыра башладым. Шулай икәүләп, авылыбызның бай тарихына чумдык.
Мулла Иле авылы егет-кызлары, олысыннан алып кечесенә кадәр, үзләрен төрле өлкәләрдә танытып, һәрдаим район, республика газета-журналлары битләрен баетып торалар. «Илһам биргән җирем» җыентыгында урын алган авылымның тарихын яктырткан мәгълүматлар, урам-коелары, аның гади һәм шул ук вакытта эшчән, тырыш кешеләре зур дәрәжә һәм хөрмәткә лаек.
Минемчә, бу җыентык гади китап кына түгел, ул шулай ук, зур даталар – ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм иң мөһиме – Мулла Иле авылының 780 еллыгына зур бүләк һәм дәвамлы зур проект та.
Роза Тимершина. Мулла Иле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев