Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Бизнес сәгать”: эшмәкәрләр Александр Тыгинга нинди сораулар белән мөрәҗәгать итте?

«Зеленодольск» инвестиция үзәгендә «Бизнес сәгать»ләр старт алды. 11 сентябрь, сишәмбе көнне, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин беренче тапкыр эшмәкәрләрне шәхси кабул итү уздырды.

Беренче очрашуда район башлыгына дүрт коммерсант мөрәҗәгать итте. Али Сөләйманов (рәсемдә) Александр Тыгиннан кооператив өчен җиһазлар сатып алу мөмкинлеге турында кызыксынды һәм үзенең якын арага бизнес планнары турында сөйләде.
–Авыл хуҗалыгы – 1 статусыннан –2гә күчү иң зур мәсьәләләрнең берсе булып тора, – ди Али Сөләйманов. – Инде алга атлыйсы килә – безгә терлекләрне мөселманча чалу өчен үзебезнең цехны булдыру мөһим. Безнең фермерлык кооперативы хаҗәтләре өчен генә төзесәк, ул 10-12 миллионга басачак, ә инде арендага тапшыру максаты белән булса – сумма, әлбәттә, артачак.
– Димәк, ул модульле система булырга тиеш, – дип искәртте Александр Тыгин. – Сөләймановтан башлыйбыз, алга таба мөмкинлеккә һәм ихтыяҗ­га карап киңәербез. Аның тулысы белән хәләл юнәлештә булуы мөһим. Ягъни, биредә бары тик «Хәләл» продукция генә җитештереләчәк һәм эшкәртеләчәк, ә бу хәзерге вакытта сыйфат стандарты.
Али Сөләйманов яхшы яңалык белән дә уртаклашты.

Илсөя Завилейская фотолары.

Тулырак материал газетаның №68 санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев