Битлексез йөрмәгез, тикшерәләр
Республикада кибетләргә һәм башка җәмәгать урыннарына, шәхси саклану чараларыннан башка керү тыела.
Битлек режимын бозучыларны РФ Җинаятьләр кодексының 20.6.1нче маддәсе («Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-
үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү») буенча җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
8 май көнне Яшел Үзән шәһәрендә үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен тикшерүгә юнәлдерелгән массакүләм рейдлар узды. Беренче чиратта, тәртип сакчылары шәһәр кешеләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрә. Режимның үтәлешен паркларда, скверларда, массакүләм ял итү урыннарында күзәтәләр. Сәүдә һәм җәмәгать транспорты оешмалары эшенә аерым игътибар бирелә.
Кисәтү белдерүләренә карамастан, яшел үзәнлеләр кибетләргә битлексез керә. Җәмәгать транспортларында да кагыйдәләрне барысы да үтәми.
Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзәндә үз-үзеңне изоляцияләү режимы саклана. Аның максаты – коронавирус таралуын кисәтү. Шәһәр халкына битлек режимын сак ларга, яшәү урынында калыр га кирәк. Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, рейд чаралары көн саен үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев