Битлексез кертмиләр дип ишеттем, дөресме икән соң
Коклюш, ягъни бума ютәл белән авыручылар күп дип язган идегез.
Чынлап та, бу көннәрдә балалар еш чирләде, поликлиника шыплап тулы. Мин әйтәм, гыҗ-гыҗ килеп йөткерәләр, ник берсендә битлек булсын. Ковид вакытында урамда да киеп йөрдек.
Ә хәзер нәрсә үзгәрде? Ул авыру юкка чыкмады бит. Шуңа күрә, үзебезне саклыйк, алай сәламәтлегебезгә битараф булмыйк. Хастаханәләргә битлексез кертмиләр дип ишеттем. Дөрес эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев