Бишнә авылында мунча янган
14 – 20 июльдә янгын сүндерүчеләр 16 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 5есе ялган булган. 7 янгын очрагы теркәлгән.
Заикин урамындагы 14нче йорт фатирында янгынның электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозудан чыккан булуы ихтимал. Кухня гарнитурына һәм прихожаяның 6 квадрат метрына зыян килгән.
Васильевоның «Рябинушка» бакчачылык җәмгыятендәге 120нче участоктагы мунчаның, морҗасы төзек булмаудан ут чыгып, түшәменә зыян килгән.
Бишнә авылының Сараев урамындагы йорт мунчасында ут төтен торбасыннан чыккан дип фаразлана. Бу очракта мунча янып беткән. Хуҗалык сараеның стенасына зыян килгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев