Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әби – бабаларыбыз суыткычы ул!

Борынгылар зирәк булган. Аларның гасырдан гасырга цивилизацияләшә баруы аркасында без бүгенге көндә рәхәттә яшибез.

Әйе, узган гасыр башына кадәр электр уйлап чыгарырга өлгереп җитмәгәннәр, әмма азык-төлекне җәйге эсседә бозмыйча сак лау җаен тапканнар. Һәм бүгенге космос заманында да, кемнәрнеңдер уйлавы буенча «искелек калдыгы» булган кар базларыннан рәхәтләнеп файдаланучылар юк түгел. Чөнки ул алыш тыргысыз. Андыйлар, шушы кар базларына рәх мәтле рәвештә, яңасын ала башлаганчы, «кыштырдап» торган, үрү ягына таба «шылт» та итмәгән теп-тере узган ел бәрәңгесен ашый. Әлеге бәхетлеләр арасында безнең Алия Гаязовабыз да бар. Әле узган атнада Олы Ачасырга кайтып, абыйлары белән баздан чәчүлек бәрәңгеләрен чыгарып, кар салып, зур эш башкарып килделәр. Һәм, күргән булсагыз, эш барышын видеога төшереп, газетабызның социаль челтәрләрендәге төркемнәрдә башкалар белән дә уртаклашкан иде. Ә инде хәзерге, шушы язманы укыган мизгелдә кызыксынучылар булса, фото өстендәге QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, кереп карый да аласыз.
Кайчандыр үзегездә булган нәүрәп-базларыгыз исегезгә төштеме? Җәйге челләдә шунда теш камаштырырлык сап-салкын торган куас, катык-сөт, тозлап куелган итләрегез күз алдына килдеме? Без бала-чагалар, җәй уртасында кышны сагынылгандыр инде, базга төшеп, рәхәтләнеп кар ашаганыбыз хәтердә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев