Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхетлеләр: бер эш өчен ике хуҗадан хезмәт хакы алалар

«Овощевод» ширкәте территориясенә керү тыела.

Язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү максаты белән район башлыгы Александр Тыгин узган атнада «Овощевод» ширкәтенә юл тотты. Башлыкка журналистлар, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин да кушылды.
Тик безне монда зур сюрприз көтә булып чыкты. Предприятие территориясенә керү тыела, хәтта район башлыгына да! Ишек төбендә сакта торган ир-атка ник шунда Путин үзе килеп басмасын, барыбер иде. Әлбәттә, мондый бигүк күңелле булмаган күренешнең шаһитлары булу безгә дә читен иде. Ни өчен дигәндә, эш сәфәре белән районның уңышлы гына хезмәт итүче бу хуҗалыгында даими булып, эш барышын газета битләрендә яктыртып бардык. Соңгы тапкыр баруыбыз көзен иде һәм җитәкчеләре Илшат Сабирҗановның киләчәккә булган планнары турында ялкынланып сөйләве ачык хәтердә. Бүген исә хуҗа кеше үзе дә сак аша уза алмый, ишек төбендә тилмереп тора. Баксаң узган елның декабрь аенда предприятиегә бәреп кереп, басып алганнар, урысчалатып әйтсәк монда «рейдерский захват» дигән сүз дөрескә туры килер. Шул көннән бирле җитәкчедән тыш юристка һәм баш агрономга да бирегә керү тыела икән. Ә бит Илшат Сабирҗановны җыенда халык үзе сайлап куйган иде.
Шулай да безгә район башлыгы белән территориягә керү насыйп булды. Хәзер «Овощевод»та үзен хуҗа кеше дип санаучы Гөлнара Идиятуллинага шалтыраткач, ул килә алмыйм диде, ә барлык сорауларга җавапны җитәкче вазифасын башкаручы Михаил Федоров бирә дип әйтте. Әлбәттә, Александр Тыгин кызыксындырган сорауларын яудыра да башлады:
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәрсә дә булса беләсезме?
- Юк, мин шәһәр егете, ярдәмгә белгечләрем килә.
- Ярар, бик әйбәт, ә салымны ни өчен түләмисез? 1 млн 800 мең сум бурычыгыз бар.
- Мөмкинлегебез булганча түлибез, - дип җавап бирде Михаил, әмма күпме түләгәннәрен әйтә алмады.
Әйе, бүген хуҗалыкта тәртип ташка үлчим. Сөт бер тоннага кимрәк алына башлаган һәм бу узган ел белән чагыштырганда аена 1 млн сумга кимрәк дигән сүз. Техникага беркемне дә якын китермиләр, без дә күрә алмадык, имеш язгы кыр эшләренә төзек.
Башлыкның нәрсә чәчәсез дигән соравына да җавап бирүче булмады.
- Бу җирләр кем милке булуын бары суд кына хәл итә алачак. Әлегә мине савым ни өчен кими, техниканың әзерлеге, чәчүлек орлыкның сатып алынмавы һәм салым буенча шуның кадәр зур бурыч суммасының каян килеп чыгуы кебек сораулар борчый. Һәм эшлибез дигәннән гайре бер генә уңай җавап та ишетмәдем, - дип фикерен белдерде Александр Тыгин.
- Бу җирләр кем милке булуын бары суд кына хәл итә алачак. Әлегә мине савым ни өчен кими, техниканың әзерлеге, чәчүлек орлыкның сатып алынмавы һәм салым буенча шуның кадәр зур бурыч суммасының каян килеп чыгуы кебек сораулар борчый. Һәм эшлибез дигәннән гайре бер генә уңай җавап та ишетмәдем, - дип фикерен белдерде Александр Тыгин.
Ә эшләр биредә, чынлап та, җайга салынган иде. Илшат Сабирҗанов сөйләвеннән күренгәнчә, көздән 200 г бодай, 200 г арыш чәчеп калдырганнар. 500 г җирне язгы чәчүгә эшкәрткәннәр. Исәпләре 300 гектарда кукуруз, 200ендә арпа чәчү булган. Техниканы өлгергән кадәр әзерләп куйган булганнар.
- Ике ел элек 1250 гектар җирне арендага алып, тәртипкә китергән идек, чәчүгә чыгарга исәп тотабыз. Бүгенге көндә хезмәт хакын мин түлим, банк счеты, документлар минем кулда. Узган елның шушы чоры белән чагыштыр­ганда сөтне бер тоннага ким алабыз. Әлегә дөреслек эзләп суд юлын таптыйбыз. Унынчысы 4 апрельдә булды, шушы көннәрдә тагын икесе булырга тиеш. «Овощевод»ның 8 объектын алар үзләренә рәсмиләштергән иде, суд аны дөрес түгел дип тапты.
Мин инде барысы да гадел юл белән хәл ителсен иде дип телим, - дип сөйли Илшат Сабирҗанов.
Шушы язмамда ике якның да фикерен бирмәсәм, бигүк дөрес булмас иде. Шул максат белән «Овощевод» ширкәтенең тагын бер директоры Гөлнара Идиятуллинага шалтыраттым.
- Мин узган ел ахырында суд карары нигезендә билгеләнгән директор, - дип башлады ул сүзен. - Шулай булгач, барлык йөкләмәләрне дә без алып барабыз. Тиздән халык белән җыелыш уздырачакбыз. Әйе, икътисади кризис хәлендә алдык без бу ширкәтне. Савым күләме кимүнең сәбәбен - терлек азыгының җитәрлек күләмдә әзер булмавыннан күрәм. Электрга бурычлар күп җыелган иде, аны түләргә керештек. Шуңа да салым буенча да бурыч җыелды. Шулай да хезмәт хакын түләп барабыз.
- Дөрес булса, әле чәчүлек орлык та алынмаган?
- Алабыз, өлгерәбез, ашлама бар, тик ул җитәрлек күләмдә түгел. Техниканы да әзерләп бетерәбез.
Шушы урында минем үз-үземә сорау туды. Хезмәт хакын ике директор да бирә булып чыга түгелме соң? Әгәр дә бу чынлыкта дөреслеккә туры килсә, биредә эшләүчеләрне биг­рәк бәхетлеләр диясе килә.
Әлеге шау-шулы мәсьәлә уңаеннан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншинның да фикерен җиткерәм.
- Мондый катлаулы очракта без берни дә эшли алмыйбыз. Монда бары үз сүзен суд кына әйтә ала. Дөреслек һәм гаделлек яклымын. Иң мөһиме совхоз таркалмасын, биредә эшләүче халык зыян күрмәсен дип кенә телим, - диде ул.
Әйе, кемнең сүзен тыңласаң шул дөрес, ди халык. Киләчәктә бу хуҗалык кем кулында гына булса да, безгә бары «Овощевод»ның гөрләтеп эшләвен, кырларында мул игеннең шаулап үсүен, җәйләүләрдә мал-туар йөрүен, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең артуын гына күрәсе килә. Бер казанга ике тәкә башы сыймавы да бик дөрес, кем хуҗа булыр, монысын вакыт һәм суд карары күрсәтер.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев