Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүгеннән үк тавыш бирә аласыз!

Бу атна бик җаваплы көннәр белән йомгаклана. Һәммәбезгә мәгълүм булганча, 13 сентябрь – Республика Президентын, шулай ук, шәһәр һәм авыл җирлекләре советларына муниципаль депутатларны сайлау көне.

Коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, халыкның күпләп бер урында җыелуын булдырмау максатыннан, сайлауларга да үзгәрешләр кертелде.
Бу юлы бер генә түгел, өч көн дәвамында – 11, 12, 13 сентябрьдә
8.00-20.00 сәгатьтә тавыш биреп булачак. Алдан сайларга теләүчеләр участокларга барып та, ишегалларында да тавыш бирә ала. Әлеге мөһим чарада 18 яше тулган һәркемнең, һичшиксез, катнашырга тиешлеген ассызыклаучы сәбәпләрен беләсездер:

1. Сезнең сайлауга барып тавыш бирүегез, ягъни РФ Конституциясе биргән хокуктан файдалануыгыз – дәүләт белән идарә итү процессында катнашу мөмкинлеген бирә һәм хакимият органнарының формалашуына турыдан-туры йогынты ясый.

2. Республикабыз һәм районыбызның алга таба яшәеше нәкъ менә сезнең сайлауда катнашу-катнашмавыгызга бәйле.

3. Сайлауларда катнашу – район һәм республика язмышына битараф булмавыгыз күрсәткече. Сез хөрмәткә лаек.

4. Сайлауларда күбрәк кеше тавыш биргән саен, ул гаделрәк уза. Чөнки процесста катнашучы намуссызларга закон бозып, тавыш бирү нәтиҗәсенә йогынты ясарга мөмкинлек калмый. Узган сайлаулар вакытында, сайлау участокларында урнаштырылган видеокамералар аркасында, илебезнең кайсыбер өлкәләрендә урналарга бюллетеньнәрне пачкалап салу очраклары ачыкланган иде. Ул бюллетеньнәр – сайлауларга килмәүчеләрнең тавышлары. Бары тик, актив рәвештә участокларга барып, үз фикеребезне белдергәндә генә, сайлаулар «чиста» булачак.

5. Һәр сайлаучы, кайда булуына карамастан, үзенең законлы сайлау хокукын тормышка ашыра ала. Моның өчен барлык шартлар булдырылган. Киләчәкне үзебез сайлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев