Бүген Татарстанда һава температурасы +31 градуска кадәр күтәрелә
Шул ук вакытта һава торышының бозылып алу ихтималы да бар.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Синоптиклар фаразлавынча, иртәнге сәгатьләрдә һәм көндез аерым районнарда яшен булу ихтималы да бар. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә дә мөмкин.
Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +26..+31 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев