Бүген "Подписка өчен – телевизор!” акциясе башланды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте сезне тагын приз уйнатуга чакыра. Безнең басмаларга өчтән дә ким булмаган квитанция күчермәсен җибәрегез дә уенда катнашыгыз. Без традициябезгә тугры калып, кыйммәтле призлар - телевизор һәм санлы фотоаппаратлар уйнатабыз. Моннан кала абунәчеләр сарык йоныннан ясалган җиңел юрганнар да ота ала.
Татарстан районнарының һәркайсыннан иң зур суммага язылган берәр абунәчегә, уен нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, кызыксындыру бүләге бирелә.
Приз уйнатуда катнашу өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:
1нче адым. Акциядә катнашучы басмалар исемлеге белән танышыгыз;
2нче адым. 2018 елның беренче яртысына үзегезгә уңайлы булган ысул белән (почта аркылы яки Интернет аша ( ТР дәүләт хезмәтләре порталында) өчтән дә ким булмаган басмага язылыгыз;
3нче адым. Квитанцияләрне яки он-лайн түләүләре турында распечатканы үзегезенең телефон номерен язып һәм "Акция" дигән билге куеп, конвертта түбәндәге адреска җибәрегез: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт.
Призлар 2018 елның 9 февралендә уйнатыла.
Акция турында тулырак www.tatmedia.ru сайтына кереп укый аласыз.
Акция вакыты: 25.10.2017г. - 20.03.2018г.
"Яшел Үзән"гә язылу бәясе - 660 сум.
Фото http://kazanutlary.ru сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев