Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген – җомга

«Айларның иң зуры – Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры – Җомга көне» (Табарани). 

Аллаһы Тәгалә каршында бу көн кояш чыккан иң хәерле көн булып санала. 
«Кояш чыккан иң хәерле көн – Җомга көне. Ул көнне Адәм яратылды, ул көндә җәннәткә кертелде һәм ул көнне аннан чыгарылды. Кыямәт көне дә Җомга көнне булачак» (Мөслим). 

«Кем дә кем җомга көнне госел алса, аның гөнаһлары һәм хаталары гафу ителә» (Бәйһәкый). 
Шулай ук мөселман кешесе бу көнне чәч-тырнакларын тәртипкә китереп, тешен чистартып, матур киемнәрен киеп, ислемай сибенеп мәчеткә барса, Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәтен үтәгән була. Әгәр дә аның нияте Мөхәммәд пәйгамбәргә охшау, аның сөннәтенә иярү булса, Аллаһы Тәгалә моның өчен аңа әҗер-савап яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев