Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Горький исемендәге ЦКИНТ да Яшел Үзән районы Советы каршындагы яшьләр парламентының беренче утырышы узды.

Аның эшендә район башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев катнашты.

Утырышны район башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев ачты. Көн тәртибендә яшьләр парламентын формалаштыру буенча мөһим мәсьәләләр каралды.

Аның рәисе итеп Азат Сираҗиев, урынбасар - Евгений Алимасов, җаваплы сәркатип - Айна Киселева сайланды. Михаил Афанасьев аларны сайланулары белән котлады, уңышлар һәм нәтиҗәле эшләр теләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков 2020 елда шәһәрдә һәм районда яшьләр сәясәте линиясе буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Дмитрий Вәлиев "Бердәм Россия Яшь гвардиясе" эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. Бүлек республикада иң яхшыларның берсе дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев