Бүген 26 градуска кадәр җылы булачак
Көннең икенче яртысында һәм төнлә Татарстан территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил булуы көтелә.
(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Бүген һава +26 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Көндез җылы һәм кояшлы, кич белән урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Һава температурасы +8-10 градус тәшкил итәчәк. Көндез +24-26 градус булуы көтелә, алмашынучан болытлы һава булачак һәм төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәткәнчә, көннең икенче яртысында һәм төнлә Татарстан территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил булуы көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +5-10 градус, көндез максималь температура +22-27 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев