Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген, 2 август - Һава десантлары көне!

Әлеге элита булып исәпләнүче Хәрби көчләр гаскәрләрендә хезмәт иткән һәм бүгенге көндә ватан каршында бурычларын үтәүче чын ир-егетләребезне бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Һава десантлары гаскәре (ВДВ) – коры җир һәм һава киңлекләрендә һөҗүм итү, участокларны, коммуникацияләрне саклау һәм дошман белән (шул исәптән аның тылында да) көрәшү өчен билгеләнгән. Алар элита подразделениесе булып санала һәм үзләренең махсус материал-техник базалары бар. Биредә бары тик батыр йөрәкле, кыю һәм гаярь егетләр генә хезмәт итә.

2 август бәйрәм буларак киң масштаблы итеп 1950нче елларда билгеләнә башлый. Оборона министрлыгы югары чиннары бу көнне хәрбиләргә котлаулар юллый, медальләр тапшыра, чираттантыш исемнәр бирә, яхшы күрсәткечләре белән аерылып торучыларның вазифаларын күтәрә. Бу гаскәрләрдә хезмәт иткән ветераннар һәм хезмәт итүчеләр үзләренең аклы зәңгәрле тельняшкаларын, зәңгәр беретларын киеп урамнарга чыга, бер-берсен сәламли. Десантчылар парк һәм скверларда очраша, гитара астында җырларын башкара, хезмәт иткән вакытларын искә ала, күңел ача. Сугышчан дусларның очрашуы сулыкларда һәм фонтаннарда су коену йоласы белән тәмамлана.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев