Безнең туристлар Төркиядә билгесез вирус йоктырган
Төркиянең Белек курортында Россиядән килгән берничә дистә турист, тән температурасы 39 градустан артып китү сәбәпле, җирле хастаханәләргә мөрәҗәгать иткән.
Табиблар аларга төгәл генә диагноз куя алмый, дип яза SHOT телеграм-каналы. “Гемотест” лабораториясе табибы Ольга Уланкина “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, күпчелек илләрдә “Коксаки” вирусын бик җиңел генә йоктырырга мөмкин.
SHOT мәгълүматларына караганда, чирнең иң көчле фазасы 4-5 көн чамасы дәвам итә. Бер версия буенча – “Коксаки” вирусы, икенчесе буенча – COVID-19 инфекциясенең яңа төре бу. Ротавирус булырга мөмкин, дигән фикер дә бар. Төркия табиблары авыру йоктыручыларга “билгесез инфекция” дигән диагноз куйган. Аларның кан анализлары начар.
Телеграм-канал язганча, Россия туристларының бер өлеше юлда – өйләренә кайтканда самолетта чирли башлаган.
“Коксаки – энтеровируслар “токымыннан”. Күпчелек илләрдә, шул исәптән Россиядә дә очрый”, – дип билгеләп үткән Уланкина.
Аның әйтүенчә, чир җиңелчә уза, өч-дүрт көн дәвам итә. “Чирнең эчәкләргә тәэсир итә торган төре дә тән температурасы күтәрелүгә китерә. Әмма бу очракта эч авырта, укшыта-костыра”, – дигән табиб. Аның сүзләренә караганда, вирус аяк-кулларда, авыз куышлыгында вак кына бетчәләр барлыкка китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев