Карагуҗа мәктәбендә кызыклы чаралар еш уздырыла. «Безнең як сулыкларының экологик торышы» темасына оештырылган «Мин авылны сайлыйм» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең VII республика бәйгесе югары дәрәҗәдә узды.
Яшел Үзән, Биектау, Апас, Әтнә, Теләче районнарының төрле мәктәпләреннән 50дән артык эш килде. Укучылар 4 секциягә бүленеп эшләде: «Сулыклар тарихы», «Суның искиткеч үзенчәлекләре», «Су ресурслары - илебез байлыгы», «Безнең сулыкларның төзеклеге һәм матурлыгы». Балаларның эшенә бәя бирүче белгечләр, шулай ук бу укучыларны әзерләгән укытучылар чыгышлардан канәгать калды.
«Мин авылны сайлыйм» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең республика бәйгесендә үзенең көчен сынап караган һәм призлы урыннар яулаган укучылар икеләтә ота: дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнә, шулай ук югары уку йортларына укырга кергәндә өстенлеккә ия була. Катнашкан барлык укучылар киләчәккә тәҗрибә ала: зур аудитория, галимнәр алдында чыгыш ясау нечкәлекләренә төшенә, фәнни багаж туплый.
Бу күркәм эшнең дәвамлы булачагында шик юк.
Әлфия Минһаҗева,
ветеран укытучы
Нет комментариев