Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең яктан, безнең туфрактан ул

Районыбызның Кече Ачасыр авылында 1914 елның 20 гыйнварында дөньяга килгән Кәрим Гариф улы Гарифуллинның язмышы гади генә түгел.

Крестьян гаиләсендә туган якташыбыз Казан педагогия техникумын, аннары Укытучылар институтын тәмамлый. 42 ел дәвамында авыл мәктәпләрендә балаларга математика гыйлемен өйрәтә. Бөек Ватан сугышы (II группа инвалид) һәм хезмәт ветераны.

Ул 1940 ел башында армия сафларына, 184нче артиллерия полкына алына. Соңрак, сугышның беренче көннәреннән үк Украина фронтында наводчик булып хезмәт итә. Аларның часте торган урын 1941 елның августында камауда кала. Кәрим Гарифуллинның аягы каты яралана һәм Украинада пленга эләгә. Үзләре оккупациядә булуларына карамастан, җирле халык безнең сугышчыларга ярдәм итә, фашистлардан яшерәләр.
1943 елда ул башка хәрби әсирләр белән фронтка барып җитеп, Совет армиясе частьләренә кушыла ала. Һәм якташыбыз 1943 – 1945 елларда кабат фронтта. Кече ачасырлы Кәрим Гарифуллин Краковны һәм башка Польша шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша, Прагага кадәр барып җитә.

Бик күп бүләкләр һәм медальләргә, шул исәптән, «За отвагу» медаленә, Кызыл Байрак Орденына, Сталиннан күпсанлы рәхмәт хатларына ия була.
Кызганычка, сугыштан соң Кәрим ага эзәрлекләүгә дучар була һәм аны 1949 елның 5 мартында кулга алалар. 4 июньгәчә ТАССРның Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының эчке төрмәсендә бер кешелек камерада утыра. Көн саен сорау алуларга дучар ителә. Ахырда аклана, эшне ябалар, әмма тамга кала. Эшеннән китәргә мәҗбүр итүгә кадәр барып җитәләр, ә аннары, аңа бернинди мәктәптә дә урын юклыгын әйтәләр. Шуңа күрә 1951 елда аңа өч баласын һәм тормыш иптәшен калдырып, сугышчан иптәшләре янына Үзбәкстанга китәргә туры килә. анда Сәмәрканд өлкәсендәге кышлакларда 1954 елга кадәр рус телен укыта. Аннары туган якларына кайта һәм гомеренең ахырынача үзенең яраткан укытучылык эше белән шөгыльләнә.

Авыр тормыш сынауларын узарга туры килсә дә, Кәрим Гарифуллин яшәү һәм рух көчен югалтмый, укучыларында да илебезгә мәхәббәт, аның якты киләчәгенә ышаныч тәрбияли. Иҗат белән шөгыльләнә, шигырьләр, поэмалар, хикәяләр һәм юморесткалар яза, аларны үзе эшләгән район газетасы битләрендә бастыра. Фронттан хат итеп юллаган «Сагыну» шигыренең кулъязмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев