Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Безнең ишегалды» программасы буенча эш тулы көченә бара

«Безнең ишегалды» президент программасы Татарстанда узган ел старт алды. 2020 елда безнең районда - Яшел Үзән, Васильево, Осиновода 83 ишегалдына ремонт ясалды. Быел планда - тагын шулкадәр үк.

Бу сезонда Мирныйда беренчеләрдән булып Комаров һәм Төзүчеләр проспекты урамнары киселешендә зур ишегалдын тәртипкә китерә башладылар. 30 елдан артык, йортны тапшырганнан соң, гәрчә яшәүчеләр бу мәсьәләне берничә тапкыр күтәргән булса да, әлеге урамнарда төзекләндерү булмаган. Хәзер инде аларның хыяллары тормышка ашты.

 “ТР ЯҮМР торак-коммуналь хуҗалык департаменты” МБУ җитәкчесе урынбасары Рамил Гыйрфанов, ишегаллары кварталлык принцибы буенча,  бер генә түгел, ә берничә ишегалдын, суларын үткәреп, комплекслы рәвештә төзекләндерү уңайлы булсын өчен сайланды, дип билгеләп үтте. Кызганычка каршы, халык бер ай элек Горький исемендәге мәдәният йортында узган ишегалларын проектлау комиссиясе утырышын игътибарсыз калдырды.

Программа расланганнан соң гына активлаштылар: агачлар, парковкалар, тротуарлар буенча фикер алыштылар. Гаделлек өчен, аларның фикере, хәтта бу этапта да, акыллы һәм үтәлә торган тәкъдимнәр исәпкә алына дип әйтергә кирәк.

Мирныйда да, шәһәрдә дә кыенлыклар булмый, дип билгеләп үтте Яшел Үзән районы баш архитекторы Михаил Сафонов. Шәһәрдә ишегалларының тыгыз булуы белән катлаулырак, чөнки күптән төзелгән, монда коммуникация челтәрләре иске һәм аларны күчерү эшләре белән синхронлаштырмыйча ишегалдын төзекләндерү мәгънәсез. Шуңа күрә, ремонт яшел үзәнлеләрне озаграк сөендерсен өчен, акрынлап эшләнә. Мирный, исә, башкача проектланган, монда ишегаллары күбрәк, әмма яшелләндерү һәм төзекләндерү аз - бөтен җирдә кыенлыклар бар.

Бу сезонда шәһәрдә һәм районда 83 ишегалдын тәртипкә китерү планлаштырыла. Һәм 2024 елга 2014 елгача төзелгән, моңа кадәр ремонт булмаган күпфатирлы йортларның барлык ишегалларын төзекләндерәчәкләр.

Кайбер ишегалларында хәтта роллер-дромнар да төзиячәкләр, тәгаен кайда булачагы әлегә сер.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев