Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең фармацевт – беренче!

Казанда «Иң яхшы урта медицина һәм фармацевтика белгече 2018» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының Республика этабына нәтиҗәләр ясалды.

Бәйгедә урта медицина һәм фармацевтика белемле 76 белгеч катнашты. Яшел Үзән данын Әйшә дәваханәсе мөдире Эльмира Шиһапова лаеклы яклады. Ул «Иң яхшы фармацевт» номинациясендә I урын алды. Котлыйбыз!

Эльмира ханым һөнәри эшчәнлеген Васильево даруханәсендә башлый. 2001 елда Әйшәдәге 65нче даруханә мөдире итеп билгеләнә. 28 елдан артык эшләү дәверендә үзен һөнәри дәрәҗәсен гел күтәреп торучы грамоталы белгеч буларак күрсәтә. Эш сөючән, һәр кешегә хөрмәт белән караучы, ярдәмчел, җаваплы кеше генә шушы урында озак еллар эшли ала торгандыр, мөгаен. Ә Эльмира Илһам кызында бу сыйфатларның барысы да бар. Ачык йөзле, һәркемгә ярдәм кулы сузарга, киңәшләрен бирергә әзер булганы өчен аны бистә халкы да һәм күрше авыллардан килүчеләр дә хөрмәт итә, үз итеп ярата. Узган ел якташыбызга «Фармация» белгечлеге буенча 1нче квалификацияле категория дә бирелде.
– Башкарган хезмәтеңнән акча гына түгел, ә канәгатьләнү хисе дә алырга кирәк. Мин үз һөнәремне ялгыш кына сайламадым. Кечкенә генә кыз чагымда апамның даруханәдә башкарган эш барышын күреп, минем дә фармацевт буласым килде. Һәм шушы юлдан киткәнемә һич кенә дә үкенмим. Даруханәдә эшләү ул – көрәш. Яшәү һәм сәламәтлек өчен көрәш. Авыруларда терелүгә ышаныч уята алу да зур сәләт бит ул. Мин бәхетле: яраткан эшем, теләсә кайсы вакытта таяныч булырлык гаиләм бар, – дип сөйли Эльмира ханым.
I урын яулаган җиңүчеләр Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең йомгак­лау этабында катнашачак. Эльмира Шиһаповага уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев