Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Безнең балалар артистлардан кимен куймый

Татар театрына - 110 ел! 1906нчы елның 22 декабрендә Казан тамашачысы алдында беренче спектакль күрсәтелә һәм бу көн татар театрының туган көне булып билгеләнә.

Театр сөючеләр, сәнгать дөньясында кайнаучылар төрле кичәләрдә, очрашуларда катнаша. Яшел Үзәннең 5нче гимназиясендә «Нур» театр түгәрәгенә йөрүче малай-кызларның да бу көннәрдә репетиция һәм чыгыш­лардан бушаганнары юк. Шәһәрдә узган татар театрының 110 еллыгына багышланган бәйгедә I урын яулаган булсалар, республика буенча Сабада Шәүкәт Биктимеров исемендәге татар театры сәнгате конкурсында II урынга лаек булганнар. Гомумән бу түгәрәккә йөрүче балалар нинди генә бәйгедә катнашса да, диплом-грамоталар алмый калганы юк.
- Безнең «Нур» түгәрәгендә 3 төркемдә уникешәр бала шөгыльләнә. Һәммәсе үзенә күрә сәләтле, аларның янып торган күзләрен һәм теләген күреп, үзем дә канатланып эшлим, - дип сөйли түгәрәк җитәкчесе Гөлфия Латфуллина.
Укучыларның ни дәрәҗәдә театр сәнгатенә гашыйк булуын без үз күзләребез белән балалар иҗат үзәгендә күрдек. Г.Камалның «Беренче театр», К.Тинчуринның «Казан сөлгесе», «Җилкәнсезләр», Т.Гыйззәтнең «Чаткылар» пьессаларыннан өзек караганда балаларның сәхнәдә иркен тотып, рольгә кереп уйнаулары сокландырды. К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасын уйнаганда үзем дә мәктәптә укыган елларда уйнаган чагымны искә төшереп, артистларга кушылып җырлап утырдым. Иң рәхәт, матур чаклары шул әле аларның. Һәр мизгелнең кадерен белеп, үзеңне төрле юнәлештә сынап, театр сәнгате булсынмы ул, әллә башка юлны сайлыйсыңмы, һәр чарада актив катнашу киләчәк тормышыгызда ярдәм итми калмас.
Бәйрәм театр гимны белән тәмамланды. Театр яктылыкка, нурга илтә... Бу сүзләрдә хаклык бар.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотосы.
Сүз уңаеннан, 16-17 февральдә Казанда танылган актер, озак еллар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән артист Шәүкәт Биктимеров исемендәге «Әлмәндәр варислары» Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесе узачак. Талантлы балалар театр коллективларын ачыклау, үстерү, яшь буынны театр сәнгатенә якынайту максатын тоткан әлеге бәйгене Казан дәүләт мәдәният институтының Театр факультеты оештыра. Бәйгедә катнашырга теләүче коллективлардан гаризалар 7 февральгә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев