Көттереп кенә булса да, яз килде. Ничек кенә акрын килсә дә, безнең кайнар йөрәкләр, яшәү теләге көннәрне барыбер җылыта.
Чистарынабыз, төзекләнәбез, матурланабыз. Битараф булмаган кешеләр авылларда да үз теләге белән өмәләргә чыгып, капка төбен генә түгел, урамнарны, җәмәгать биналары янын искелек калдыкларыннан әрчи, себерә. Районыбыз авылларында өмәләр барышы белән танышыгыз, дуслар! Киләсенә күршегез генә түгел, сез дә чыгыгыз. Язгы өмәләр әле 31 майга кадәр дәвам итә.
Уразага чистарынып керик. Бар яктан да.
Ел саен, районыбызның күпчелек авылларындагы шикелле, Кече Шырдан зиратында язгы өмәләр була. Безнең зират олы мәгърифәтче Каюм Насыйриның якыннары күмелү белән дә данлыклы. Хәер, һәр авылдашыбызның туганнары монда мәңгелек тынычлык тапкан. Шуңа күрә авылдашларым мондый чистарыну өмәләреннән читтә калмаска тырыша. Зираттагы кипкән-корыган агачлар да елдан-ел азая, тирә-юнь чистара, тәртипкә килә.
Мин монда өмәдә бик нык тырышып эшләүчеләрнең исемлеген язып үтмәкче булам. Киләсе елда бу исемлек икеләтә артсын иде. Зират биредә нинди халыкның яшәвен күрсәтә торган бер урын.
Ибраһимов Фәрит, Низамиев Алмаз, Биктаһиров Илһам, Мөхәммәтшин Фәрит, Хәмзин Зөфәр, Миңнуллин Азат, Сафиуллин Хәдис, Гыйбадуллин Рафикъ, Майоров Денис, Миңнуллин Булат, Сәлахов Илдус, Садыйков Рәшит, Ганиев Рафаэль, Шакиров руслан, Гаделшин рамил, Гаделшин Ришат, Шакиров Ринат, Сабитов Дамир, Рәхмәтуллин Рамил, Гайнетдинов Рәдиф, Бәдретдинова Фагыйлә, Гобәйдуллина Асия, Минһажев Бәхтияр, Минһаҗев Дәүләт, Шәрипов Марсель, Хәйруллин Чыңгыз, Мозаффаров Фәрит, Гайсин Гусман, Ганиев Илнур, Ганиев Илфат, Мөхәммәтшин Инсаф, Рәхмәтуллин Котдус гаиләләре быелгы өмәдә актив катнашты.
Кече Шырданда урамнар да җыештырыла. Яз көне генә дә өч өмә үткәрелде инде. Авылыбыздагы мәчет тирәсен, Каюм Насыйри урамын җыештыру өчен дә шактый күп авылдашлар җыелган иде. Мәчетнең әйләнә-тирәсе рәткә китерелде, тәрәзәләре юылды.
Авыл бик кечкенә түгел бездә, яшәүчеләр генә азрак. Буш яткан нигезләрне карау, йорт алларын тәртиптә тоту шушы йорт хуҗаларының эше. Мондый йортлар авылны ямьсезләп торуын беләләр бит югыйсә. Кайтсыннар, авылыбызны торгызуга шундый юл белән булса да өлеш кертсеннәр иде.
Рәшит Мозаффаров.
Кече Шырдан
Нет комментариев